Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә балалар өчен Ислам нигезләре буенча курслар эшли башлады

Курслар якшәмбе көнне ачылды.

Курслар сентябрь аеннан мартка кадәр булачак. Быел беренче тапкыр ясле төркеме дә ачканнар. Анда 4 яшькә кадәрге балалар.

Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәгеләр (4 - 7 яшьлекләр), мәктәп яшендәге кызлар - ике төркем, мәктәп яшендәге малайлар төркеме дә ачылган.

Һәр атнаның якшәмбесендә 10.00 сәгатьтән 12гә кадәр яшь үзенчәлекләренә туры килә торган белемнәр алачаклар. Укытучылар саны да арткан, алар алтау булган. Балалар бер сәгать ярым дәвамында укыгач, кайнар аш белән туклана.

Киләчәктә кызлар өчен тагын түгәрәк ачарга планлаштыралар.



Фото:  «Ихлас» мәчетеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев