Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә яңа уку елы башлану алдыннан җыелыш үтте
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә яңа уку елы башлану алдыннан җыелыш үтте

28 сентябрьдә «Ихлас» мәчетендә бер көндә ике җыелыш үтте, дип хәбәр итә мөхтәсибәт телеграм- каналда.

Башта яңа уку елы алдыннан Лениногорск районы мәчетләрендә Ислам нигезләре буенча укулар алып баручы мөгаллим-мөгаллимәләр җыелышы узды.

Укулар алып баручыларга  уку программасы мөфтиятнең гомуми уставына туры килергә тиешлеген искәрттеләр.

Намаз укып алгач, мәчеткә укырга йөрүчеләр өчен гомуми җыелыш үтте.

Җыелышта хәзрәтләр чыгыш ясады . Катнашучылар "Ихлас" мәчетендә узачак дәресләр расписаниесе белән таныштылар.

Мәчеттә укулар уздыру өчен барлык шартлар тудырылган . Укырга килүчеләр үзләре белән кешеләр ияртеп килсәләр дә бик яхшы, үрнәк гамәл булуын әйттеләр.

Соңыннан хәзрәтләр сорауларга җаваплар бирделәр.

 

фотолар:  https://t.me/islam_v_leninogorske


Нет комментариев