Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Нефтяник» хоккей командасы Татарстан Беренчелегеннән бронза призы белән кайтты (+фотолар)

Лениногорск Боз сарае каршында алкышлаулар, сызгырулар, төсле утлар белән каршы алдылар яшь хоккейчыларны.

2012 елгы хоккейчылар беренче тапкыр Татарстан Беренчелегеннән бронза приз белән кайтты.

Лениногорскиның “Нефтяник-2012” командасы хоккей буенча Татарстан Беренчелегенең финал уеннарында катнашты. Ул 2012 елгы яшүсмерләр арасында Чистай шәһәрендә үтте.

“Нефтяник-2012” командасының капитаны Савелий Алипов әйтүенчә, өченче урынны алу да җиңел булмаган. “Ярымфиналда ике уен уйнадык. Аннары финал уены булды. Татарстан Беренчелеге ярышларында 4 команда катнашты: Лениногорск, “Торнадо” (Чистай), “Олимп” (Мамадыш), «Лесные пчелы» (Алабуга)”, - ди хоккейчы Савелий.

Яшь хоккейчылардан бигрәк, аларның әти-әниләре, туганнары ныграк та борчылып торгандыр. Каршы алырга күбәү булып килгәннәр. “Без һәрвакыт алар янәшәсендә. Уеннар алдыннан дулкынланабыз, борчылабыз. “Нефтяник”командасы молодцы! Икенче юлы алтын медаль дә яуларлар әле”, - ди яшь хоккейчының әнисе Юлия Алипова.

Әти кеше Вячеслав Кошкин: «Балаларның уңышларына без бик шат. Хоккей ярышларыннан туры эфирларны да карап бардык. Бездә яхшы тренерлар, яңа Боз сарае – без моның белән горурланабыз», – ди.

Әлбәттә, хоккейчыларның уңышында тренер Руслан Галләмовның өлеше зур. Яшь хоккейчылар юлдан арып кайткан булсалар да, үзләрен шулай каршы алучылар, әти-әниләре, дуслары, фанатлар белән һәм кулга медаль, кубокны тотып, фотоларга төштеләр.

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев