Музей эзләнү эшләре буенча конкурсны ел саен үткәрә.
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее мәктәп укучыларын һәм студентларны «Экспонаты рассказывают» - "Экспонатлар сөйли" дигән эзләнү-тикшеренү эшләренә багышланган конкурста катнашырга чакыра.
Эшләр 5 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Конкурска йомгакны 17 ноябрьдә Туган якны өйрәнү музеенда ясаячаклар.
Заявкаларны lkm_leninogorsk@mail.ru электрон почтага җибәрергә була. Белешмә өчен телефон: 5 - 05 - 91.
фото: музей архивыннан
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев