Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлфия Авзаловага һәйкәл-таш ачылды

Татар шәхесләренең исемен мәңгеләштерү Татарстан Хөкүмәте һәм мәдәният министрлыгының төп вазыйфаларыннан берсе булып тора. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Яңа татар бистәсе зиратында Әлфия Авзаловага куелган кабер ташын ачу тантанасында шушы фикерне җиткерде.

 

“Үзебезнең киләчәк буыннарыбызга зур шәхесләребезнең иҗатын илтеп җиткерә алмасак, милләтнең үсеше һәм киләчәк язмышыбыз авыр булачак”, - диде ул.

Әлфия Авзалованың үзе зурлыгындагы һәйкәл җырчының кабере өстенә куелды. Кабер ташын ачу тантанасында җырчының кызлары, якыннары, татар зыялылары катнашты. Һәйкәл-таш ачылу тантанасында Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Актаныш районы вәкилләре, шулай ук, Рабит Батулла, Хәмдүнә Тимергалиева, Равил Шәрәфиев, Рәшит Сабиров һәм башка күренекле татар шәхесләре чыгыш ясады.

Рабит Батулла җырчының исемен Гиннессның рекордлар китабына кертергә, музеен ачарга тәкъдим итсә, Рәшит Сабиров Казан уртасында һәйкәлен ачарга кирәклеге турында чыгыш ясады.

Тантананы Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Сәлахов алып барды. Ул Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү буенча эш дәвам итүен, бу мәсьәлә буенча филармониянең хатлар әзерләвен әйтте.

Яңа татар бистәсе зиратында күренекле татар җырчысы Әлфия Авзаловага куелган һәйкәл-ташның авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/20/193947/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X