Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлфия Авзалованың кызлары җырчының мемориаль сәнгать үзәге турында хыяллана

Киләчәктә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль сәнгать үзәге ачылырга мөмкин. Әлфия Авзалова фондының киләчәк планнары турында аның президенты Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова журналистларга сөйләде.

 

“Без Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль сәнгать үзәге турында хыялланабыз. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына да, мәдәният министрлыгына да яздык. Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Әмма ул үзәк безгә бик кирәк”, - ди күренекле җырчының кызы.

“Бу үзәктә мастер-класслар, тематик кичәләр уздырыр идек. Үзәкнең бер өлеше музей булачак. Без анда әнинең костюмнарын, заманында Минтимер Шәймиев бүләк иткән музыкаль аппаратурасын, микрофоннарын куяр идек”, - дип хыяллана җырчының кызы.

Зөлфия Авзалова Элвис Пресли музеен мисал итеп китерә. “Стеналарда дисклары, костюмнары, афишалар... Ә кафеның бер почмагында тавыш яздыру студиясе бар. Анда теләгән кеше әзер фонограммага кереп тавышын яздырып чыга ала. Мин Казанда да шуны оештырасым килә”, - ди Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.

“Нафталинлы түгел, иҗади тормыш кайнап торган үзәк булсын иде ул. Без өлкән буын яшьләребезгә традицияләрне биреп калдырыр идек”, - дип нәтиҗә ясый ул.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/07/193019/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев