Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилар, игътибарына: пенсия буенча үзгәрешләр имзаланды

Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасының баланслылыгын һәм озак срокка исәпләнгән финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән федераль законга кул куйды.

Закон нигезендә расланган үзгәрешләр ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 60 яшь дәрәҗәсендә гомумбилгеләнгән пенсиягә чыгу яшен беркетә. Пенсия яшен арттыру 2019 елның 1 гыйнварыннан башланачак һәм акрынлап 2028 елга кадәр 10 ел дәвам итәчәк. 

Беренче этапта үзгәрешләр 1959 елда туган ир-атлар һәм 1964 елда туган хатын-кызларга, ягъни 2019 елда шул рәвешчә 60 һәм 55 яшь тулучыларга кагылачак. Күчмә нигезләмәләрне исәпкә алып, алар 2019 елның икенче яртысында яки 2020 елның беренче яртысында 60,5 һәм 55,5 яшьтә пенсиягә чыгу хокукына ия булачаклар. 

Пенсия яшен арттыру хәзерге пенсионерларга – иминият пенсияләре һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсия алучыларга кагылмый. Алар моңа кадәр үзләренә бирелгән хокуклар һәм ташламалар нигезендә тиешле пенсия һәм социаль түләүләр алуларын дәвам итәчәкләр. Ул гына да түгел, ел саен индексацияләү хисабына эшләмәүче пенсионерларның пенсия күләмен инфляциядән шактый күпкә арттыру каралган - Россия Президентының 2018 елның 7 маендагы 204 санлы «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указы нигезендә индексациянең уртача күләме аена мең сум яки елына 12 мең сум тәшкил итәчәк. 

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы элек бу хокук бирелгән барлык кешеләр өчен дә саклана. Зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында эшләүче хезмәткәрләргә вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге тулысынча үзгәрешсез кала. Гражданнар авиациясе пилотлары, очучы-сынаучылар, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, биш балалы хатын-кызлар, күрү буенча инвалидлар, инвалидларның ата-аналары һәм опекуннары, шулай ук башка гражданнар өчен дә хокуклар саклана. Инвалидлык буенча пенсияләр тулы күләмдә саклана. Эшкә сәләтлелеген югалткан кешеләргә инвалидлык төркеме бирелгәндә яшенә бәйсез рәвештә пенсия билгеләнә. 

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу буенча элеккеге ташламалар саклап калынудан тыш, пенсия яшенә җитүдән дә иртәрәк пенсия билгеләү өчен яңа нигезләр кертелә. 37 ел стажы булган хатын-кызларга һәм 42 ел стажы булган ир-атларга пенсиягә ике елга иртәрәк чыгу хокукы биреләчәк. Өч яки дүрт бала тәрбияләгән хатын-кызлар шул рәвешчә өч һәм дүрт елга вакытыннан алда пенсиягә чыга алачак. 

Пенсия яшен арттыру буенча күчеш чоры дәвамында 2018 елның 31 декабренә гамәлдә булган барлык федераль ташламалар сакланып калачак. Элеккечә, алардан 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар файдалана алачак. Тупланма пенсия һәм пенсия тупланмаларын түләүнең башка төрләрен билгеләү элекке пенсия яше чикләрендәге кебек үк сакланып кала. 

Пенсия алды яше чикләре 2 елдан 5 елга кадәр арта – бу чор дәвамында пенсия алды яшендәге гражданнарның мәнфәгатьләрен яклаучы яңа өстәмә гарантияләр күздә тотылган. Элеккеге кебек үк, алар, эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда, билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк пенсиягә чыга ала. 

Авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булган эшләмәүче пенсионерлар өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан тәгаен билгеләнгән иминият пенсиясенә 25 процент күләмендә өстәмә түләү кертелә.

 

http://almet-rt.ru

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев