Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәлил Фазлыев: Исем гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш

Татарстанда татар исемнәре китабын яңартып нәшер итүгә әзерлиләр.

Җәлил хәзрәт Фазлыев кеше исеме гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш дип саный. Бу турыда ул 14 декабрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышында әйтте. Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Җыелышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Ул көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе — яңартылган татар исемнәре китабын әзерләп бастыруның мөһимлегенә тукталды һәм исемнәргә булган таләпләрне санап узды.

«Исем гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш. Мәгънәсез исемнәрне төшереп калдырдык. Гарәпчә мәгънәсе матур булса да, Шәригать күзлегеннән караганда кушарга ярамаган исемнәр бар», — ди Җәлил хәзрәт. Ул бик борынгы, бүген кулланылышта булмаган исемнәр буенча да фикер алышырга чакырды.

Киләсе утырышка, 11 гыйнвар көненә казыйлар барлык исемнәрне өйрәнеп, тәкъдимнәрен туплап киләчәк. Исемнәр китабы Казыйлар шурасы тәкъдиме белән Нәзарәтнең «Хозур» Нәшрият йортында дөнья күрәчәк.

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев