Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлки районының бер авылына давыл зыян салган

Татарстанның Әлки районы Әхмәт авылы өстеннән узган көчле давыл халыкка шактый зур зыян салды, дип яза җирле "Әлки хәбәрләре" газетасы.

 

16 августта кичке сәгать алтылар тирәсендә Әхмәт авылында көчле давыл була. Ул бик күп хуҗалыкларга зыян сала.

Кичен авыл өстендә болытлар куера. Күк күкри, яшен яшьни, ишеп яңгыр ява башлый. Көчле җил куба. “Бу гарасат үзе озакка да бармады. Әмма шул кыска гына вакыт эчендә байтак “эш” майтарып ташлады. Авылда нинди дә булса зыян күрми калган хуҗалык сирәктер”, – дип уфтана әхмәтлеләр.

Давыл күп җирдә коймаларны аударган, теплицаларны ватып ташлаган, телевизор антенналарын сындырган, түбә калайларын кубарып аткан. Очып барган калай-такталар бәрелептер, күрәсең, мәчетнең һәм берничә өйнең тәрәзәләре ватылган. Балалар бакчасының коймасы ауган, контора бинасы бөтенләй түбәсез калган.

Рәйсә Камалиева һәм Ленар Хәйруллин хуҗалыклары аеруча зур зыян күргән. Рәйсә әле берничә атна элек кенә өенең түбәсен яңартып, калай белән яптырган булган. Көчле җил ул калайларны кубарып кына калмаган, күбесен бөтереп-бөгәрләп ташлаган. Алай гына да түгел, өй кыегының кирпечләре дә ватылып, ишелеп беткән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/17/169872/

Фото: alki-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев