Заман сулышы

Өлкәннәр өчен клуб

Зәй-Каратай авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен оештырылган клубның беренче утырышы узды. 2011 елда социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт хезмәтләреннән файдалану һәм аның сыйфаты турындагы нәтиҗәдән чыгып, әлеге клубны оештыру кирәк дип табылган иде. Өйгә килеп күрсәтелгән хезмәттән файдаланучы авыл өлкәннәре һәм инвалидлар бергә очрашып аралашуны хуплыйлар. "Исток-Башлангыч" социаль хезмәт күрсәтү үзәге...

Реклама

Зәй-Каратай авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен оештырылган клубның беренче утырышы узды.
2011 елда социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт хезмәтләреннән файдалану һәм аның сыйфаты турындагы нәтиҗәдән чыгып, әлеге клубны оештыру кирәк дип табылган иде. Өйгә килеп күрсәтелгән хезмәттән файдаланучы авыл өлкәннәре һәм инвалидлар бергә очрашып аралашуны хуплыйлар. "Исток-Башлангыч" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә утырышта катнашып клубның киләчәктәге эшчәнлеге, планнары белән танышты. Шунысы да билгеле: клуб әгъзасы булып авылның теләсә кайсы пенсионеры яки инвалиды була ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: