Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәттә бер әбине туңып үлүдән коткарып калганнар

Әлмәт телекомпаниясенең бер хезмәткәре иртән эшкә килгәндә урамда юка киенгән әбигә игътибар итә. Өлкән яшьтәге ханым йокы күлмәге өстеннән кофта кигән, аякларында өй чүәкләре. Сораштыра башлагач, әбинең өй адресын да, кая баруын да белмәве ачыклана. Журналистлар әбине телекомпания офисына алып керәләр, кайнар чәй эчертәләр, полициягә шалтыраталар. Участок уполномоченные редакциягә килеп...

Әлмәт телекомпаниясенең бер хезмәткәре иртән эшкә килгәндә урамда юка киенгән әбигә игътибар итә.
Өлкән яшьтәге ханым йокы күлмәге өстеннән кофта кигән, аякларында өй чүәкләре. Сораштыра башлагач, әбинең өй адресын да, кая баруын да белмәве ачыклана.
Журналистлар әбине телекомпания офисына алып керәләр, кайнар чәй эчертәләр, полициягә шалтыраталар. Участок уполномоченные редакциягә килеп җиткәнче, алар әбидән исем-фамилиясен әйттереп, адресын да ачыкларга өлгерәләр. Ул шул киемнән ничек урамга эләккән, кая барырга чыккан - әби берсен дә хәтерләми. Шунысы да бар, ул үз йортыннан шактый ерак китәргә өлгергән. Күрәсең, урамда да озак булгандыр.
Полицейскийлар әбине өенә илтеп куя.
http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/12079-%D3%99lm%D3%99tt%D3%99-ber-%D3%99bine-tu%D2%A3yip-%D2%AFl%D2%AFd%D3%99n-kotkaryip-kalgannar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: альметьевск

2
X