Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов бүген – IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның беренче көнендә иртән-иртүк 1791нче сайлау участогына барып тавыш бирде.
Тавыш биргәннән соң, журналистлар белән аралашты.
“Сайлауларда катнашу – мөһим. Бу безнең киләчәкне бергә сайлау хокукыбыз. Быел сайлау буенча мөмкинлекләр күп, 3 көн дәвамында узачак. Лениногорскилыларга мөрәҗәгать итеп, үзегезгә җайлы вакытны сайлап, тавыш бирергә килегез. Сайлау участоклары кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк”.
фото: ЛМР матбугат хезмәте
Нет комментариев