Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Машина йөртү таныклыгын алу кагыйдәләрен катгыйландырырга тәкъдим итәләр

Россия Эчке эшләр министрлыгында «Юл хәрәкәте иминлеге турында»гы Федераль законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим иттеләр. Мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

 

Яңалыкларның берсе – В категорияле транспорт чаралары белән идарә итү стажы булган очракта гына йөк һәм пассажир транспорты белән идарә итүгә рөхсәт бирү. Моннан тыш, ведомствода транспорт чарасы белән идарә итү хокукы алу өчен минималь яшен D категориясендә 24 яшькә кадәр, С категориясендә 21 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итәләр.

А категорияле авыр мотоцикллар белән идарә итүгә этаплап рөхсәт билгеләнә, моның өчен яңа А2 категориясе кертелә. Шул ук вакытта А категориясендәге транспорт чарасын йөртүгә хокукны 20 яшьтән алып була (А2 категориясендә ике еллык машина йөртү стажы булганда).

Закон проекты нигезендә, СЕ яки DЕ категорияләрендәге теләсә кайсы категория буенча идарә итү хокукы булу, укымыйча һәм имтихан тапшырмыйча гына, ВЕ (В булганда) категорияле транспорт чаралары составы белән идарә итү хокукын автомат рәвештә раслый.

Ведомствода шулай ук чит илнең машина йөртү таныклыкларын, аларның хуҗалары теркәлү төре яки Россия гражданины паспорты алу датасыннан соң 6 ай узгач, гамәлдә түгел дип танырга тәкъдим итәләр. Әлеге норма федераль закон рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 6 ай узгач үз көченә керә.

Моннан тыш, закон проекты автомәктәптә укыган һәм Дәүләт автоинспекциясендә имтиханнарны уңышлы тапшырган, 18 яшькә җиткәнче тәҗрибәле шофер озатуында В категорияле транспорт чарасы белән идарә итү мөмкинлеген бирә.  Шулай ук авторлар транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү яки медицина тикшерүе узудан баш тарткан очракта, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затларны имтихан тапшыруга юл куймаска тәкъдим итәләр. Тыюны административ җәза вакытына тигез итеп билгеләргә тәкъдим ителә.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/07/192992/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев