Заман сулышы

Май аенда «Бигеш» аэропортыннан Сочига рейслар ачыла

Самолетлар пассажирларны атнага биш тапкыр йөртәчәк.

29 майда Түбән Камадан Сочига авиарейслар ачыла. Очышлар көзге-кышкы сезон ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Бигеш» аэропортының матбугат хезмәте.

«Хәзер Кара диңгез башкаласына турыдан-туры очышлар атнага биш рейс белән башкарылачак. Билетлар инде сатуда», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Пассажирларны 189 кешегә исәпләнгән Boeing 737-800 лайнерында йөртәчәкләр

Реклама

 

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: