Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Милләтләр кроссы” лениногорскилыларны йөгертте (ФОТОЛАР)

Бүген 21 сентябрьдә шәһәрнең “Яшьлек” спорткомплексы янында “Милләтләр кроссы-2019” спорт чарасы узды.


Иртән яңгыр явып, ярышлар башланыр алдыннан гына ялтырап кояш чыгуы кәефләрне күтәрде. Димәк, йөгерәчәкбез диделәр. Бүген көне дә туры килеп тора: Бөтенроссия йөгерү көне икән ләбаса.
Спорт чарасында катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк сәламләде.
-    Милләтләр кроссы” бездә традицион рәвештә уза. Ул спортны яратучыларны, спорт белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә. Монда студентлар да, предприятие хезмәткәрләре дә, укучылар да йөгерә. Сәламәт яшәү рәвешен алга куеп яшик. Барыгызга да уңышлар, - диде ул.

Стартка басар алдыннан катнашучылардан  бераз күнегүләр эшләттерделәр, ягъни разминка булды.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Айрат Хәбиров әйтүенчә, быелгы кросста элеккеге традицияне кайтарганнар, җитәкчеләр өчен йөгерү оештырганнар. Мәктәп укучылары стадионда аерым йөгерделәр.
Беренче булып  җитәкчеләр һәм ветераннар йөгерде. Аннан йөгерү юлына студентлар басты. Соңгысы булып предприятие һәм оешма хезмәткәрләре йөгерде.

Хатын-кызлар өчен 1 километр, ир-егетләргә 2 километр дистанцияне үтәргә иде.


Җиңүчеләр кубок, медальләр белән бүләкләнде. Барлыгы 500гә якын лениногорскилы “Милләтләр кроссы”нда катнашты. Алар өчен иң мөһиме – бердәм булып, көнне яхшы кәеф белән, спортка багышлап үткәрү иде. “Водоканал” җәмгыятеннән катнашучы Ильмир Садриев та шулай ди.
-    Хезмәттәшләр белән бергә йөгереп килү авыр түгел. Мин үзем йөзү белән шөгыльләнәм. Балачактан ук минем спорт төре ул. Көнебезне спортка багышладык бүген,  - ди.
 


Розалия Мостафина 
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев