Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мисырга оча алмаганнар акчаларын суд аша кайтара ала

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе гражданнардан Россиядән Мисырга авиарейслар туктатылуга бәйле бик күп мөрәҗәгатьләр кабул итә. Белгечләр бу уңайдан, туроператорлар һәм турагентларның моңа кадәр төзелгән килешүләрне үзгәртүгә кагылышлы тәкъдимнәреннән баш тартмаска киңәш итә. Ничек кенә булмасын, килеп туган мәсьәләне хәл итү өчен туроператор һәм турагент белән алып барылган барлык сөйләшүләрне-язышуларны сакларга...

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе гражданнардан Россиядән Мисырга авиарейслар туктатылуга бәйле бик күп мөрәҗәгатьләр кабул итә. Белгечләр бу уңайдан, туроператорлар һәм турагентларның моңа кадәр төзелгән килешүләрне үзгәртүгә кагылышлы тәкъдимнәреннән баш тартмаска киңәш итә.
Ничек кенә булмасын, килеп туган мәсьәләне хәл итү өчен туроператор һәм турагент белән алып барылган барлык сөйләшүләрне-язышуларны сакларга кирәк. Әгәр алга таба барыбер дә булган тәкъдимнәрдән баш тартып, акчаларын кайтарырга уйлаган туристларга бу язулар судта үз хокукларын якларга ярдәм итәчәк.
Кулланучы судка шикаятьне үзенең яшәү урыны, оешма урнашкан яки килешү төзелгән урын буенча мөрәҗәгать итә ала. Кулланучылар хокукын бозу турында шикаятьләр биргәндә кулланучылар дәүләт пошлинасы түләүдән азат ителә. Шикаятьнең "бәясенә" карап, 50 мең сумга кадәрге шикаятьләрне - мировой судья, ә 50 мең сумнан артыграк булганда - район, шәһәр судлары тикшерә. Закон буенча, Роспотребнадзор суд карары кабул ителгәнче эксперт буларак кулланучыларның хокукын яклауда катнашырга хаклы.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50951-misyirga-ocha-almagannar-akchalaryin-sud-asha-kaytara-ala.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шарм эль шейх Египет

2
X