Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк

Фильм проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы»на кертелгән.

Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк. Бу яңалыкны Татарстан кинематографиясе эшчәнлегенә ел нәтиҗәләре ясаганда Миләүшә Айтуганова әйтте.

«Бу минем өчен бик шатлыклы хәбәр. Мин татар классикасын экраннарга чыгару буенча эш алып барам. Мәдәният министрлыгының безгә шушы мөмкинлекне бирүе билгеле булды», — диде «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова.

«Без — кырык беренче ел балалары» — кинопродюсер Миләүшә Айтуганованың татар классик әсәрләрен экранлаштыру проектының дәвамы булачак.

Фильм проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы»на кертелгән. Фильм бары тик татар телендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев