Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәхмүт Мостафинны Россия Президенты В. В. Путин котлады

Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне Мәхмүт Әбнәгыйм улы Мостафинга 90 яшь.



Ул Түбән Чыршылы авылында туган. Хәзер шәһәрдә яшиләр. Хатыны Рәсимә Гадиевна белән 60 ел бергә шатлыгын да кайгысын да бүлешеп яшиләр. Бакчада яшелчәләр үстереп, көзен алардан төрле ризыклар әзерләп, балаларын, күршеләрен сыйлыйлар. Өч балалары, 8 оныклары.

Мәхмүт бабай ПАТПда 40 елдан артык шофер булып эшләгән. Пенсиягә чыккач та, берничә ел механик булып хезмәт итә. Юбилярны туган көне белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, бүләк һәм Россия Президентының котлау хатын тапшырды. Шулай ук 2нче ТОС рәисе урынбасары Рәисә Вәлиева да котлауларга кушылды.

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев