Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе старт ала

7 нче июльдән 25 нче июльгә кадәр хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасы инициативасы буенча, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә. Акциягә 7 нче июль көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында оештырылачак чарада старт бирелер дип көтелә, дип хәбәр...

7 нче июльдән 25 нче июльгә кадәр хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасы инициативасы буенча, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә. Акциягә 7 нче июль көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында оештырылачак чарада старт бирелер дип көтелә, дип хәбәр итә «Татар информ" сайты.
2007-2013 нче елларда акция кысаларында аз керемле гаиләләрдән 123 мең 96 беренче сыйныф укучысына 108,5 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында чаралар оештыру һәм уздыруда республиканың 1 меңнән артык предприятие һәм оешмасы актив катнашкан, шул исәптән"Камаз"ААҖ, "Росгосстрах" ҖЧҖ, "Таттрансгаз" ҖЧҖ, "АК Барс Банк" ААҖ, "Вамин-Татарстан" ААҖ филиаллары, "Таттелеком" ААҖ һәм башкалар - барлыгы 500дән артык коммерцияле структура һәм 300ләп шәхси эшмәкәр. Берничә предприятие балалары беренче сыйныфка укырга кергән хезмәткәрләренә өстәмә финанс ярдәме күрсәткән.
Фаразлар буенча, 2014/2015 нче уку елында Татарстанда беренче сыйныфка 39 мең 44 бала барачак. 20 нче июньгә булган якынча мәгълүматларга караганда, быел беренче сыйныфка баручы 6 меңгә якын бала ярдәмгә мохтаҗ. Моның белән беррәттән, акция кысаларында аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналар белән яшәүче балаларга, физик мөмкинлекләре чикле булган 2-11 нче сыйныф укучыларына (6687 кеше) хәйрия ярдәме күрсәтү ниятләнә.
Мәктәп букчасы комплекты составы традицион кала: бу канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар, мәктәп формасы комплектлары. Мәдәният елы кысаларында быел комплектка Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы турында китаплар, альбомнар, төбәк компонентын исәпкә алып, балалар өчен матур әдәбиятны кертү ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция

2
X