Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәпләргә язылу өчен электрон чиратка басарга туры киләчәк

Киләсе елда мәктәпкә беренче һәм унынчы сыйныфка язылу өчен электрон чират пәйда булачак.

 

Балалар бакчасына гариза тапшыру үрнәгендә, мәктәпкә электрон чиратны беренче сыйныфка кабул итү чоры җиткәч – 1 апрельдән  башлап җибәрү күздә тотыла. Шулай итеп, әти-әниләр сабыйларын беренче сыйныфка интернет аша яза алачак. Шул ук вакытта гариза гына түгел, барлык документлар да электрон рәвештә кабул ителәчәк.

Бу исә укытучыларга да, ата-аналарга да вакытны янга калдыру мөмкинлеге бирә. Шуннан соң бала исәпкә алыначак, әти-әниләр чиратны күзәтеп торачак. 10 һәм 11 нче сыйныфта укуын дәвам итәргә теләүчеләргә дә шундый мөмкинлек ачыла.

 

"Ватаным Татарстан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X