Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Наркотикларга каршы айлык кысаларында

"Исток-Башлангыч" үзәгендә наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында 28 майдан 5 июньгә кадәр чаралар үткәрелде. 28 һәм 29 май көннәрендә 26 нчы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең һәм социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләрнең әти-әниләре белән очрашу үтте. Үзәкнең белгече сәламәт тормышы рәвеше турында әңгәмә уздырды, ата-аналарны җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан очракта штраф күләме...

"Исток-Башлангыч" үзәгендә наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында 28 майдан 5 июньгә кадәр чаралар үткәрелде.
28 һәм 29 май көннәрендә 26 нчы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең һәм социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләрнең әти-әниләре белән очрашу үтте. Үзәкнең белгече сәламәт тормышы рәвеше турында әңгәмә уздырды, ата-аналарны җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан очракта штраф күләме белән дә таныштырды. Очрашу ахырында буклетлар таратылды.
4 июньдә Иске Иштирәктә "Мин сәламәтлекне саклыйм" дигән чара узды. Бирегә ведомствоара исәптә торучы һәм күп балалы, шулай ук тулы булмаган гаиләләрдән 20 балигъ булмаган балалар килде. Алар сәламәтлеккә кагылышлы уеннарда катнаштылар. Соңыннан аларга да буклетлар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотик