«Небо» фильмы прокатка чыга
18 ноябрьдән киң прокатта Игорь Копыловның «Небо» фильмы чыгачак.
«Без замандашларыбыз белән булган вакыйгаларга нигезләнгән сюжетка алынасыбыз килде. „Небо“ фильмы 2015 елда Сириянең төньягында булган реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Фильмда хәрби очучы Олег Пешковның һәлак булу һәм штурман Константин Мурахтинны коткару», - дип сөйләде режиссер.
Нәфис фильм үзәгендә ике төп герой — подполковник Сошников һәм капитан Муравьев тарихы. Ике төрле характер, ике төрле язмыш, аларга Хмеймим хәрби базасында очрашырга насыйп булачак.
Сошников самолеты төрек һөҗүм итүче самолеты тарафыннын бәреп төшерелә. Экипажның ике әгъзасы да очкычтан сикерергә өлгергән, әмма өйләренә аларның берсе генә әйләнеп кайта алган.
"Небо" - Сириядә Россиянең терроризмга каршы хәрби операциясе турында беренче нәфис фильм. Картина РФ Оборона министрлыгы ярдәмендә төшерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев