Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Нефтьчеләр чаңгы ярышлары белән 2023 елгы Спартакиаданы ачты

Лениногорскида “Татнефть” предприятиеләре хезмәткәрләре чаңгы ярышларында бердәм булып катнашты. Лениногорск территориаль беренчел профсоюз оешмасы оештыручысы булган ярышлар И.Хәсәнов спорткомплексы базасында узды.



Хатын-кызлар 3 километрлы, ир-егетләр 5 километрлы дистанцияләрдә узышты.

ЦССП әйдәп баручы белгече  Вадим Кузнецов әйтүенчә, чаңгы ярышларында катнашырга 92 кеше теләк белдергән. “Хезмәткәрләрнең спорт ярышында актив булуы куандыра. Бүген идарәнең цехларыннан 20 – хатын-кыз, 72-ир-егет стартка басты. Трасса бик әйбәт. УСО хезмәткәрләре аны яхшы итеп әзерләгән.  Шулай ук көне дә чаңгычылар өчен менә дигән”, - ди Вадим Кузнецов. 

Елена Юнусова  ЦППД хезмәткәре : “Бүгенге ярышта мин әнием – Антонина Юминова белән катнашам. Чаңгы спортын яратабыз, шуарга еш кына чыгабыз. Безнең  цех тату, бердәм, шунлыктан яраткан цехым өчен теләктәшлек итәр өчен килдем бүгенге чаңгы узышларына”, - ди. 
 

Розалия Мостафина.

Сергей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев