Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Октябрьдән башлап хәрби хезмәт урыннарына Татарстаннан 2,7 мең егет китте

Хәрби хезмәткә алынучыларның 70 проценты югары яки урта махсус белемле яшьләр.

Октябрьдән Татарстаннан 2,7 меңнән артык егет хәрби частьләргә китте. Аларның 70 процент тирәсе югары яки урта махсус белемгә ия. Бу хакта « ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин сөйләде.

«Беренче озату октябрьнең егермеләрендә башланды. Барлык чакырылышка 3 меңнән артык кешене җибәрергә планлаштырабыз. Аны декабрь ахырында төгәлләячәкбез. Бүгенге көндә 2,7 меңнән артык кеше чакырылган инде», — диде әңгәмәдәш.

Ул 2020 елгы көзге чакырылыш коронавирус пандемиясе шартларында икенчесе булды, дип өстәде. Шуңа бәйле рәвештә, армиягә чакырылучылар башта районнарда ПЦР-тест уза, ә аннары Казандагы җыелма пунктта анализга кан тапшыра. Моннан тыш, җыю пунктында дезинфекция үткәрелә, яшьләргә шәхси саклану чаралары бирелә. Ә частьләргә татарстанлылар аерым плацкарт вагоннарда бара. 

https://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев