Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Олимпия резервы” спорт мәктәбе 40 еллыгын билгеләп үтте (фотолар)

Күптән түгел Лениногорск Мәдәният сараенда "Олимпия резервы" спорт мәктәбенең 40 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булып узды. Анда шәһәр хакимияте, республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Мәскәү шәһәренең чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш Бөтенроссия федерациясе вәкилләре, шәһәр һәм район мәктәбе директорлары һәм башкалар килгән иде. Хөрмәтле кунаклардан 1973...

Күптән түгел Лениногорск Мәдәният сараенда "Олимпия резервы" спорт мәктәбенең 40 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булып узды.


Анда шәһәр хакимияте, республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Мәскәү шәһәренең чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш Бөтенроссия федерациясе вәкилләре, шәһәр һәм район мәктәбе директорлары һәм башкалар килгән иде.
Хөрмәтле кунаклардан 1973 елда беренче трамплин төзегән һәм 1987 елда олимпия резервы дәрәҗәсенә күтәргән Н.П.Овечкин, А.А.Щеклеин, С.А.Лысов һәм башкалар чакырылган иде.
Шулай ук, бәйрәм кичәсе барышында бүләкләр, Диплом һәм грамота, Рәхмәт хатлары, Мактау билгеләре дә тапшырылды. Спорт мәктәбенең төзелү тарихыннан алып бүгенге көне турында слайд һәм видеоролик күрсәтелде.
Мәктәпнең горурлыгы булып торучы Николай Петрушин, Иван Панин, Роман Трофимов, Александр Чальцев турында да әйтеп үтелде.
Юбилей кичәсе матур концерт программасы белән үрелеп барды, килгән кунакларга, тамашачыга ул бик ошагандыр, дип уйлыйсы килә.
Лениногорск Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск Олимпийский резерв