Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пандемия шартларында россиялеләргә ярдәм итү турындагы законны Путин имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында бизнеска һәм гражданнарга ярдәм турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

 

Мәсәлән, эшләмәүче гражданнар өчен яшь ярымга кадәр балаларга пособие күләме ике тапкырга (6 752 сумга кадәр) арткан.

Үзмәшгуль кешеләр минималь хезмәт хакы күләмендә салым капиталы алачак. Аны бурычны яки салымны түләргә тотарга мөмкин.

Агымдагы елда эш бирүче булмаган һәм коронавирустан зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен иминият кертемнәре суммасы бер минималь хезмәт хакы күләмендә — 20 318 сумга кадәр кими.

Моннан тыш, аеруча мөһим эшләр, аерым хезмәт шартлары һәм өстәмә йөкләнеш өчен Covid-19 белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләр НДФЛдан азат ителә.

Шулай ук пандемия вакытында аеруча зыян күргән тармак кече һәм урта бизнесы күчемсез милек арендалау килешүләрен югалтылган табышны капламыйча гына өзә алачак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/business/08-06-2020/putin-pandemiya-shartlarynda-rossiyalel-rg-yard-m-it-turyndagy-zakonny-imzalady-5748442

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев