Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсионер әби подъезд алдында миллион сум акча тапкан...

Чиләбедә  яшәүче Зинаида Гордиевских исемле пенсионер хатын шушы көннәрдә үзе яшәгән йортның подъезд алдында сумкага юлыккан.

Ачып караса, эче тулы 5 меңлек купюралар, долларлар булып чыккан. Кыскасы, сумкада бер миллион сум акча, шунда ук аларның нинди банктан алганлыгы турында документлары да булган.
Өлкән яшьтәге апа, ике дә уйламыйча, банкка киткән.  Ә анда исә полиция чакыртканнар. Алары акчалы сумканың иясен эзләп тапканнар. "Ачык авыз" миллионер исә 52 яшьлек ир булып чыккан.
Тик Зинаида әбекәйгә сумка хуҗасының табылганлыгын да, кемлеген дә хәбәр итүне кирәк дип тапмаганнар. Шуңа да пенсионерның күршеләре: "Полиция хаклы түгел, миллионнар хуҗасына сумканы тапкан кеше турында әйтергә кирәк иде. Рәхмәт билгесе итеп, тортмы яисә бер кап кәнфит булса да китерсен иде", диләр.

http://kiziltan.rbsmi.ru

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев