Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсия, акча һәм машина. Август нинди үзгәрешләр алып килде?

* 1 августтан Россиядә, 2016 елдан бирле беренче тапкыр буларак, эшләүче пенсионерлар­ның пенсиясе индекса­цияләнә. Әмма эш бирүчеләр алар өчен пенсия һәм иминиятләштерү взнослары түләгәннәргә генә. Пенсияне арттыру өчен гариза язып тапшырырга кирәкми: бу үзеннән-үзе хәл ителәчәк. Пенсия акчасы күп дигәндә 244,47 сумга арта.


* Яшелчә һәм җиләк-җи­меш­не чик аша кертү кагыйдәләре кырыслана. Россия хөкүмәте карары нигезендә, бер кешегә күп дигәндә 5 кило яшелчә һәм җиләк-җимеш һәм өч бәйләм чәчәк (һәркайсында чәчәкләр һәм башка үсемлекләр саны 15тән артып китмәскә тиеш) алып керү рөхсәт ителә. Күбрәк кертү өчен тиешле документлар – фитосанитария сертификатлары кирәк булачак. Яңа кагый­дәләр, су, авиация, тимер юл һәм автомобиль транспортын кертеп, барлык транспорт төрлә­ренә кагыла.


* Автомобильне теркәү гади­ләштерелә. Хәзер яңа машинаны кибеттә үк теркәргә мөмкин булачак. Сатып алучы бу хокукыннан файдаланырга карар итсә, ЮХИДИ машинага дәүләт теркәү номерын тәгаенләгәч, автосалон номер бирәчәк.


* 6 августтан Административ һәм Җинаять кодексларында табиблар эшенә комачаулау өчен җаваплылыкны күздә тоткан төзәтмәләр гамәлгә керә. Административ хокук бозу өчен 4-5 мең сум күләмендә штраф тү­ләргә туры киләчәк. Ә инде “ашыгыч ярдәм” машинасын үткәреп җибәрмәгән автомо­биль­челәргә 5 мең сумга кадәр штраф яный.


* Күп фатирлы иске йортларга газ, ут, су һәм җылылык өчен исәпләгечләр куймау мөмкин­ле­ге барлыкка килә. Шул ук вакытта мондый йортларда (капиталь төзеклән­дерелергә, сүтелергә тиешле йортлар турында сүз бара) яшәүчеләр арттырылган нормативлар буенча түгел, ә гадәттәгечә түләячәк.


* Җәй азагыннан Россиядә “хезмәт хакы коллыгы” өчен җаваплылык кертелә. Биредә эш бирүченең хезмәткәр үтенече буенча аның үзе сайлап алган банкка хезмәт хакын күчереп барудан баш тарту очраклары турында сүз бара. Закон 2014 елдан бирле гамәлдә булып килә. Хезмәткәрнең мондый үтенечен кире каккан өчен вазифаи затларга штраф күләме 10–20 мең сум тәшкил итәчәк.


* Тормышта авыр хәлдә калучылар (әйтик, эшне югалту, керемнең кинәт кенә кимүе) 31 июльдән ипотека буенча түләүне ярты елга туктатып тора яки аны киметә ала. Хәзер банкларның мондый үтенечне кире кагуга хокукы юк.


* Торакны төбәкләрнең махсус программалары кысаларында га­дәттән тыш хәлләр­дән – су басулар, янгыннар, җил-давыл­лардан иминиятләштерү мөм­кин­леге ачыла. Бу очракта табигать афәтеннән зыян күргән кешегә берьюлы өч чыганактан – федераль һәм төбәк бюджетларыннан, шулай ук иминият­ләштерү компания­ләреннән ярдәм күрсәтеләчәк.


* Балык сыйфатына катгый таләпләр кертелә.


Фото: tatar-inform
https://vatantat.ru

http://saby-rt.ru/news/novosti/pensiya-akcha-m-mashina-avgust-nindi-zgreshlr-alyp-kilde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев