Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсияләр инфляцияне узып китәчәк

2024 елга уртача пенсия аена 20 мең сум булачак, дип көтелә. Пенсияләр инфляцияне узып китәчәк.

Соңгы өч елда өстәмә елына 400-500 сум булган. Русия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова белдерүенчә, 2019 елда пенсияләрне 7 процентка индекслау планлаштырыла, бу быел фаразланган инфляция күләменнән ике тапкыр артык.
Димәк, пенсия яшен күтәрү аны ике тапкыр тизрәк арттырырга (ел саен 1 мең сумга) мөмкинлек бирәчәк.
Реформадан соң айлык пенсия ким дигәндә кеше алган хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итәргә тиеш. Индекслау 2024 елдан соң да дәвам итәчәк.
Президентның тәкъдименә ярашлы, авыл хуҗалыгында 30 елдан артык эшләүче миллионга якын пенсионер да пенсиясенә өстәмә алачак. Татьяна Голикова хәбәр итүенчә, якын киләчәктә бу өстәмә уртача 1300 сум тәшкил итәчәк, ә арытаба индексланырга тиеш.
 

http://kiziltan.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X