Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсияләрне исәпләү системасы 2025 елдан үзгәртеләчәк

Россиядә пенсияләрне исәпләү системасы 2025 елдан үзгәртеләчәк. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Голикова киләсе елның гыйнварыннан башлап һәм алты ел дәвамында пенсия турындагы законда пенсия коэффициентының күләме ачык билгеләнәчәк, дип сөйләде.

Коэффициентлар билгеләүнең тәртибе үзгәргәнлектән, 2025 елдан башлап системаны яңартачаклар.

Россия Хөкүмәте вице-премьеры сүзләренчә, хәзер “беренче алты елга – беренче яңарту” бара, алга таба икенчесе була. Киләсе алты ел 2025 елдан соң нәрсә эшләргә кирәк булачагы турында фикер алышуга багышланачак.

Баллар буенча билгеләнә торган пенсия системасыннан баш тартуны Голикова Россия законнарында “балл” төшенчәсе булмау белән аңлатты. Аның сүзләренчә, законда бары күрсәтелгән вакытка катгый билгеләнгән коэффициент бәясе генә бар.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев