Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Песиләргә аллергиядән дөньядагы тәүге вакцинаны инде быел ук уйлап табарга мөмкиннәр

Песиләргә аллергиядән дөньядагы тәүге вакцинаны инде быел ук уйлап табарга мөмкиннәр, дип белдерделәр Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетында.

Биредә Вена медицина университеты белән берлектә вакцинаны әзерләү белән шөгыльләнәләр. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Песиләргә аллергиягә каршы вакцина уйлап табу белән шөгыльләнәбез. Вакцина быел әзер булыр дип уйлыйбыз», - диде Мәскәү дәүләт медицина университеты ректоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Петр Глыбочко.

«Кайбер уңай нәтиҗәләр күренә инде. Хәзер шуларны сынап карыйбыз», - диде ул.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/02/183761/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев