Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Прокуратура Бөгелмәдә ике баланың газ белән агулану сәбәпләрен тикшерә

Бу вакытта балаларның ата-анасы да өйдә булган, алар зыян күрмәгән.

Кичә Бөгелмәдә Калинин урамындагы йортның фатирында 8 яшьлек малай белән 5 яшьлек кыз бала сөрем (ис) газы белән агуланган. Аларны Үзәк район хастаханәсенә китерү турында 22.30 сәгатьтә хәбәр ителгән.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, тикшерү йортта газ җиһазлары төзек, газ чыкмавын ачыклаган. Бу вакытта балаларның ата-анасы да өйдә булган, алар зыян күрмәгән.

Прокуратура тикшерү башлаган. Аның нәтиҗәләре буенча чаралар кабул ителәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев