Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Путин барлык поликлиникаларда чиратларны өч тапкыр киметергә кушты

Татарстанда «Сакчыл поликлиника» проекты бары тик Әлмәттә генә кулланыла.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән чыгышы вакытында илдәге барлык поликлиникаларда чиратларны өч тапкыр киметергә кушты. Ул Россиянең барлык медицина учреждениеләрендә «Сакчыл поликлиника» проектын кертергә йөкләде.

«Хәзер төбәкләрдә «Сакчыл поликлиника» проекты гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәдә теркәү бүлеге һәм табиб кабинеты янында көтү вакыты уртача 3-4 тапкыр кыскара. Мин андый поликлиникаларда булдым. Алар бик яхшы эшли. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр, балалы ата-аналар өчен яхшы шартлар булдырыла», — диде Владимир Путин.

Әлеге проект Татарстанда бары тик Әлмәттә генә кулланыла.

Проектның максаты - поликлиникаларда чиратларны киметү, анализларны әзерләүне тизләтү, терапевтка язылуны җиңеләйтү. Шул ук вакытта өстәмә ресурслар да җәлеп итәргә кирәкми.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181246/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев