Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Раил Шәмсуаров: “ Көнем театрда үтә”

Яңа Иштирәк авылында туып, хәзер башкалабызның Г. Камал исемендәге театрында эшләүче Раил Шәмсуаровның хәл-әхвәлләрен сорашкан идек. Ул менә нәрсәләр сөйләде: -Артист бер урында таптанып торса, югала. Мин үзем хәрәкәттә булырга, эзләнүләр белән мавыгырга тырышам. Көндәлек тормышым театрда кайный. Күптән түгел генә "Галиябану" спектаклен чыгардык (режиссеры - Илгиз Зәйниев). Хәзерге вакытта...

Яңа Иштирәк авылында туып, хәзер башкалабызның Г. Камал исемендәге театрында эшләүче Раил Шәмсуаровның хәл-әхвәлләрен сорашкан идек. Ул менә нәрсәләр сөйләде:
-Артист бер урында таптанып торса, югала. Мин үзем хәрәкәттә булырга, эзләнүләр белән мавыгырга тырышам. Көндәлек тормышым театрда кайный. Күптән түгел генә "Галиябану" спектаклен чыгардык (режиссеры - Илгиз Зәйниев). Хәзерге вакытта аның "Кәҗә белән сарык" пьесасы буенча эшлибез.
Мин башкарган рольләргә килгәндә, "Гөргери кияүләре" спектаклендә Микуш, "Мәхәббәт ФМ" да Илһам, "Искән җилләр көенә" спектаклендә Стас, "Кечтүкле уен" да Рөстәм, "Әрем исе"ндә Сәяр, "Сөясеңме, сөймисеңме" дә Гомәр образларын башкарам һәм төрле спектакльләрдә халык күренешләрендә катнашам.
Репетицияләрдән, кичке спектакльләрдән соң өйгә кайтып кергәч, кызым Нәфисәнең "Әттә" дип, борынын җыерып, көлә-көлә каршы алуына ничек сөенмисең!
Бу, әлбәттә, зур бәхет! Кызыма тиздән 1 яшь тула. Әле бер көнне "ээээээлллэээээлээ" дип җырлап утырганын телефоныма яздырып алдым. Артистлык талантлары сизелә башлады.
"В контакте" фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: раил шамсуаров