Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда исерек шофер рульгә утырып, әйләнеп каплана

Исерек хәлдә руль артына утыручыларга карата күп санлы кисәтүләр, административ һәм җинаять эшләре кузгатылуга карамастан, фаҗига белән тәмамланган очраклар кабатланып тора.


9 сентябрь төнендә Керкәле авылында шундый фаҗига булды.

1997 елда туган егет, дуслары белән бәйрәмнән соң руль артына исерек хәлдә утырган. Юлда ул  автомобиль белән  идарәне югалтып, әйләнеп каплана һәм һәлак була. Исерек шоферга үз гомерен ышанып тапшырган пассажир да, әлеге хокук бозуның шаһиты булган бәйрәм кунаклары да, егетне руль артына утырудан тыеп калмый, ЮХИДИгә дә хәбәр итмиләр. Нәтиҗәдә, 25 яшьлек егетнең гомере өзелә, очраклы гына башка кешеләр җәрәхәтләнми кала.

Кызганыч,мондый хәл сирәк күренеш түгел: көн саен диярлек ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артында исерекләрне ачыклый. Әмма лениногорскилылардан исерек машина йөртүчеләр турында белгән очракта да, хәбәр итәргә ашыкмый. Туганнары да, танышлары да, дуслары да мондый фактлар турында яшереп калырга тырышалар.

 Ә чынбарлыкта исерек хәлдә машина йөртүче үзе өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркыныч тудыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев