Районыбыз авыл Сабантуйларына артистлар килә
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбыз авыл Сабантуйларына артистлар килә

Кайсы авылда – кемнәр?

6 июньдә – Лениногорскида Сабантуй гөрләсә, 7 июньдә – районыбыз авылларында узачак. 

Сезнең игътибарга берничә авыл Сабантуйлары программасын тәкъдим итәбез.

 Урмышлы авылында 6 июньдә, шимбә көнне узачак. Монда бер төркем артистлар килә: Ландыш Баһави белән Илфак Әгълямов, җырчы Илназ Вәлиәхмәтов, Айдар Шакиров, Камилла төркеме килеп халыкны ял иттерәчәк.
Башлана 10.00 сәгатьтә.

Зәй-Каратай авылында да Сабантуй 6 июнь көнне узачак. 13.00 сәгатьтә башлана. Сабантуйның махсус кунагы, яшь җырчы – Рамил Закиров булачак. Алып баручы – Фаил Баязитов килә һәм “Сәйяр” халык биюе ансамбле матур биюләрен бүләк итәчәк. Шулай ук Зәй-Каратайның виртуоз музыканты, баянчы Рөстәм Идиятов һәм аның җитәкчелегендәге “Рәйхан” ансамбле дә бәйрәмне бизиячәк.

Сугышлы авылы белән Юлтимер авылы арасындагы болынлыкта авыл Сабан туе  7 июньдә була, 10:30да  башлана.
Бәйрәм программасында: җырчы, баянчы, тел остасы – Ильдус Камалов, автор-башкаручы – Зиннур Сәфиуллин. 
Шулай ук милли һәм кызыклы уеннар,  җыр, бию.  Хәтта тәмле коймаклар белән чәй табыны әзерлиләр.
Балалар өчен махсус Сабантуй мәйданчыгы булачак.

Урдалы авылында Сабантуй 7 июнь көнне сәгать 10.00га билгеләнгән. Ул Сабантуй үткәрелә торган, Карагай юлы буендагы мәйданчыкта узачак.
Бәйрәм кунаклары – Илгизә Гимадеева, Гөлнара Исмәгыйлева (Каюмова) һәм Марсель Биктагиров.

 Яңа Иштирәк авылында Сабантуй 7 июньдә, сәгать: 10:00да була.  Бәйрәмнең бизәге, алып баручы: Рушания Вәлиева. Иҗади автор-башкаручы: Радик Газизов һәм олы йөрәкле, “кечкенә биюче” - Шамил Галиев. 
Сезне милли уеннар, көч сынашулар һәм онытылмаслык җырлы-моңлы тамаша көтә.

Иске Иштирәк авылы Сабан туенда алып баручы Гүзәл Шәрипова булачак һәм “Сердәш” җыр-бию ансамбле. Әлеге ансамбльдә баянчы – Рияз Шәрипов, биюче – Гөлгенә Әхмәтова, җырчы Айсылу Кашапова. 

Сарабиккол авылында Сабантуй киләсе атнада була. Соңрак ул турыда язырбыз.

Куакбаш авылында 7 июнь көнне 10.00 сәгатьтә милли бәйрәм узачак. Биредә Казаннан, яшь, талантлы “Расул&Данай” эстарада артистлары була, Азамат Гайнанов, Марсилия чыгыш ясаячак. 

Һәрбер авыл елга бер килә торган Сабантуйны ямьле, күңелле итеп үткәрергә тырыша. Кайтыгыз авылларга, килегез Сабантуйларга!
 

Розалия Мостафина туплады. 

 

 


Нет комментариев