Җирле үзидарә башлыклары буенча үзгәрешләр
Лениногорск районының дүрт авыл җирлегендә яңа башлыклар вазифага кереште.
Зеленая Роща авыл җирлегендә – Саттарова Зөһрә Мурадовна. Ул моңарчы Иске Иштирәк балалар бакчасы мөдире вазифасында иде.
Мордва Кармалка авыл җирлегендә – Фәтхетдинова Венера Дамировна. Ул авыл советында башлык урынбасары булып эшли иде.
Иске Иштирәк авыл җирлегендә – Шарапова Гүзәл Рәисовна. Ул Мәгариф идарәсендә тәрбия эшләре буенча муниципаль координатор булып эшли иде.
Урдалы авыл җирлегендә - Заокопный Николай Степанович. Ул үзе Спиридоновкадан. Лениногорскида эшли иде.
Нет комментариев