Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Раяз Фасыйхов концертында "мөгез" чыгарырмы?

Беркөнне ашыга-ашыга студиягә кереп баручы Раяз Фасыйхов белән очраштык. Татарстанның атказанган артисты Казанда узачак концертына әзерлек эшләре белән чабып йөри икән. Шулай да бер-ике сорау биреп өлгердем үзенә. - Раяз, быел Татарстанның атказанган артисты буларак беренче тапкыр концерт куясың. Быелгы программаңда нинди яңалыклар булачак? - Гомумән алганда, бу - минем...

Беркөнне ашыга-ашыга студиягә кереп баручы Раяз Фасыйхов белән очраштык. Татарстанның атказанган артисты Казанда узачак концертына әзерлек эшләре белән чабып йөри икән. Шулай да бер-ике сорау биреп өлгердем үзенә.
- Раяз, быел Татарстанның атказанган артисты буларак беренче тапкыр концерт куясың. Быелгы программаңда нинди яңалыклар булачак?
- Гомумән алганда, бу - минем тугызынчы сольный концертым. Концертта "Син булмасаң" исемле җыентыгымны тәкъдим итәчәкмен. "Мөгез" чыгарырга җыенмыйм, бар да тыныч һәм матур узачак. Барлык серләрне әйтәсем килми, тамашачым килгәч барысын да үзе күрер.
- Син күбрәк моңлы, романтик җырлар башкаручы буларак билгеле. Концертта халыкка күңелсез булмасмы?
- Моңсу җырлар гына башкармыйм бит мин. Күңелле җырларым да җитәрлек. Аннан соң инде ничәнче ел рәттән концертларым тере инструменталь ансамбль катнашында уза. Тере тавышка гына җырлыйм.
- Раяз, кызың Венера да матур җырлый. Ул синең белән төрле чараларда күп тапкырлар чыгыш ясады. Концертыңда да җырлаячакмы?
- Әйе, җырлаячак. Ул бу кичәгә миннән дә ныграк әзерләнә, түземсезлек белән көтә. Аңа хәзер 7 яшь. Әнисе төрле түгәрәкләргә йөртә. Шулай да мин аны киләчәктә театр яисә кино артисткасы итеп күрәм, чөнки моңа сәләте бар.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/51130-rayaz-fasyiyhov-kontsertyinda-m%D3%A9gez-chyigaryirmyi?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: певец раяз фасихов раяз фасыйхов