Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның бер авылында котыру чире буенча карантин кертелде

13 сентябрьдән республиканың Лениногорск районында урнашкан Мордва Ивановкасы авылында  котыру чире буенча карантин кертелде.

 Татарстан Президентының бу хактагы указы хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

“Татарстан Республикасы Лениногорск районы Мордва Ивановкасы авылында терлекләрнең котыру чире белән авыруы сәбәпле карантин кертергә”, – диелә документта.

Чикләү режимы гамәлдә булган вакытта йорт хайваннары сату һәм аларны әлеге территориядән алып чыгу, кыргый хайваннарны тотып, читкә алып чыгу, авыру малны ит өчен чалу һәм сөтен куллану тыела. Шулай ук сәламәт малның сөтен пастеризацияләмичә ризыкка куллану һәм сату, тиреләрен һәм йоннарын дезинфекцияләмичә сату да тыела.

 Документ текстында әйтелгәнчә, хайваннарның котыру чире белән авыруның соңгы очрагы теркәлгәннән соң, ике ай узгач һәм тиешле чараларны уздырганнан соң чикләү режимы бетерелә. Чаралар өчен Татарстан Министрлар Кабинетының Ветеринария буенча баш идарәсе җаваплы.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/15/193641/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев