Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның Карагай авылында Ураза гаете күмәк төстә, бәйрәм итеп узды

Карагай авылы мәчетендә Ураза гаете бәйрәм буларак узды.

Карагайга  Сәгыйдулла бабай белән аның тормыш иптәше Сәҗидә апа җәйгелеккә авылга Казаннан кайталар һәм Сәгыйдулла бабай мәчетнең хәзрәте булып тора.

Мәчеткә килгән һәркем үзе белән ризык пешереп алып килгән. Өстәлләр бик бай, мулдан булган. Ит, кыздырган балык, ит бәлеше, җимеш бәлеше, пироглар, бавырсаклар - барысы да булган.

Мәчеткә алып килгән ризыкларга дога кылганнар, шулай ук Казанда 175нче мәктәптә фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылганнар. Аннары намаз укыганнар.  Аннан табын янында утырып чәй эчеп алганнар. Карагай мәдәният йорты җитәкчесе Екатерина Әхмәтова әйтүенчә, күңелле узган Ураза гаете. "Килгән апаларга, кызларга рәхмәт. Мәчетнең каравылчысы Эльвира  Тазиева олылар янына яшьрәк якларны да чакырыйк әле дип тәкъдим итте, шалтыратып та чыккан. Кызларыбыз килде. Эльвира апа итле бәлеш салып алып килгән", - ди. Екатерина ханым үзе дөге белән җимеш бәлеше салган.

Фотолар: Екатерина Әхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев