Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Реанимациягә дә керергә ярый

9 июньдә пациентларның туганнарына реанимация һәм интенсив терапия бүлекләренең ишекләрен ачарга рөхсәт итә торган федераль закон үз көченә кергән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ул «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы законга төзәтмәләр кертә. Хәзер медицина оешмалары администрацияләре пациентларның әти-әниләре һәм башка гаилә әгъзаларын, шулай ук аларның законлы вәкилләрен реанимациягә кертергә тиеш.

Баштарак Сәламәтлек саклау министрлыгының әлеге документы киңәш бирү характерында гына, аны үтәү мәҗбүри түгел һәм хәлиткеч карарны хастаханә администрацияләре чыгарырга тиеш иде.

Россиянең күп кенә медицина учреждениеләре, уңай халыкара тәҗрибәгә йөз тотып, инде күптән реанимация бүлекләренең ишекләрен ачса да, җитәкчеләре элеккеге тәртипләрне саклаучы клиникалар һаман да бар әле. Хәзер исә яңа закон нигезендә медицина учреждениеләре җитәкчеләре туганнарына реанимациядә ятучы пациентның хәлен белү мөмкинлеге һәм моның өчен шартлар тудырырга тиеш булачак.

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев