Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика ярдәм фонды ялгыз аналарга компенсация түли башларга ниятли

Татфондбанк һәм Интехбанкның ташламалы категориясенә кергән 190 кертемчесе февраль аеннан Республика ярдәм фонды аша компенсация алды.

Республика ярдәм фонды компенсация алырга мөмкин булган ташламалы категориягә ия булучылар исемлеген арттырырга планлаштыра.

Фонд әлеге исемлеккә ялгыз аналар һәм күп балалы гаиләләрне кертергә ниятли. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда фонд советы рәисе, Татарстан Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов сөйләде.

“Ташламалы категориягә ия булучыларга февральдә беренче түләүләр булды. Без исемлеккә тагын ике категорияне – ялгыз аналар һәм күп балалы гаиләләрне кертергә ниятлибез”, - диде Нуретдинов һәм ул 20-25 кеше турында сүз баруын әйтте.

Республика ярдәм фондында шулай ук пенсионерларны кертү турында да сүз барганлыгын, әмма әлеге тәкъдимнең кертемчеләр ягыннан хуплау тапмаганлыгын җиткерде. Әңгәмәдәш мәгълүматлары буенча, 190 ташламалы кертемче компенсация алган.

Хәзер Республика ярдәм фондыннан ташламага ия булган беренче һәм икенче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, инвалид балаларның әти-әниләре компенсация ала алачак.

Максималь сумма 500 мең сумнан артмый. Ярдәм шулай ук Татфондбанк һәм Интехбанк таләп реестрының беренче чиратына кертелгән, таләпнең суммасы 300 мең сумнан артмаган кертемчеләргә дә күрсәтелә.

 

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X