Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рәгать Хөсәенов Лениногорск әниләрен бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләребез һәм әбиләребез! Сезне чын күңелдән иң җылы бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән тәбрик итәм!


Әниләр көне безнең өчен иң якын, кадерле булган кешеләргә, безнең әниләргә багышланган бәйрәм. Бөек ана мәхәббәте безне бишектән үк җылытып, саклап килә, тормыштагы авырлыкларны җиңәргә, өмет итәргә, уңышка ышанырга ярдәм итә. Безгә ничә генә яшь булса да, әнинең җылы сүзе, ягымлы карашы, акыллы киңәше балага да, олыларга да бик кирәк.

Хәзерге заман хатын-кызлары үзләре һәм әйләнә-тирә белән гармониядә яши, балалар тәрбияләүне һәм өй мәшәкатьләрен уңышлы рәвештә яраткан эше белән бергә алып бара. Аналарның бу бөек тырышлыгы һәрвакытта да иң дәрәҗәлесе һәм  әһәмиятлесе булачак.

Бу бәйрәм көнендә аеруча олы рәхмәт сүзләрен ятим балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган сабыйларга икенче һәм чын әни булган ханымнарга һәм шулай ук күпбалалары аналарга ирештерәсе килә.

Ихластан сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез ана бәхете, балаларыгызның җылысын тоеп яшәвегезне телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт иминлек, бәхет, шатлык, мәхәббәт һәм аңлашу хөкем сөрсен иде!


Рәгать Хөсәенов,   муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X