Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рифат Зарипов: "Мунча ташы" беркайчан да начар була алмый

Юмор остасы, җырчы Рифат Зарипов Казанда үзенең яңа программасын тәкъдим итте дә, хәзер гастрольләр белән Башкортстан якларына чыгып киткән. "Өйдә сирәк булам, улым Исламның әтисен күргәне дә юк, әтисез үсә, 26сы көнне аңа 6 ай булачак, Алла теләсә", - дип шаяртты Рифат. - Рифат, вакытың тыгыз булса да, дустың Рамил...

Юмор остасы, җырчы Рифат Зарипов Казанда үзенең яңа программасын тәкъдим итте дә, хәзер гастрольләр белән Башкортстан якларына чыгып киткән. "Өйдә сирәк булам, улым Исламның әтисен күргәне дә юк, әтисез үсә, 26сы көнне аңа 6 ай булачак, Алла теләсә", - дип шаяртты Рифат.


- Рифат, вакытың тыгыз булса да, дустың Рамил Шәрәпов белән "Мунча ташы"на барып кайткансыз. Юморист буларак, "Мунча ташы"ның быелгы программасын ничек бәялисең?

- "Мунча ташы" - ул бренд, легенда! Аның утыз биш елдан артык тарихы бар. Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов беркайчан да начар җырлый алмый, дигән кебек үк, "Мунча ташы"ның программасы да беркайчан да начар була алмый. Алар сәхнәдә күренүгә үк көләсе килә башлый. Быел театрга талантлы чибәр кыз алганнар. Гомумән, "Мунча ташы"ндагы яшьләрнең барысы да оста, сәләтле. Аларның үзара дус-тату булуы да сизелә.


- Үзеңнең программаңда быел нинди яңалыклар бар?


Билгеле бер мәсьәләгә басым ясамадым. Проблемалы темаларны күтәрдем. Репертуарымда бу юлы мәгънәле җырлар күбрәк. Тамашачым җылы кабул итте.


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/54275-rifat-zaripov-muncha-tashyi-berkaychan-da-nachar-bula-almyiy.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рифат зарипов