Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Росрыболовствода кызыл уылдык бәясенең ике тапкыр кимүен хәбәр иттеләр

Бу сөләйман балыгын рекордлы күләмдә тоту белән бәйле, диде ведомство башлыгы Илья Шестаков.

2018 ел ахырына Россиядә кызыл уылдыкка бәя ике тапкырга төште. Бу Ерак Көнчыгышта сөйләман балыгын күпләп тотау белән бәйле. Бу хакта журналистларга Владивостокта Балык тоту буенча федераль агентлык (Росрыболовство) башлыгы Илья Шестаков хәбәр итте дип яза ТАСС агентлыгы.

Алдарак, 2018 елда сөйләман балыгы тоту нәтиҗәләре буенча Росрыболовство башлыгы балыкны күпләп тотуга бәйле рәвештә кызыл уылдыкка бәя төшүе көтелә дигән иде.

“Сөләйман балыгы тоту аркасында горбуша уылдыгына бәя ике тапкырга төште”, - диде Шестаков. Һәм күзәтүләр тарихында беренче тапкыр кызыл балык рекордлы күлмәдә – 675 мең тонна тотылганын билегләп үтте.

Росрыболовство башлыгы бу нәтиҗәгә ирешергә балыкларны саклау буенча эшнең көчәюе ярдәм иткәнен дә әйтте. Бу уылдык чәчү урыннарын тутырырга ярдәм итә. Моннан тыш, балык тотуны җайга салу, дрифтер ятьмәләрен тыю буенча эшнең көчәюе дә үз өлешен керткән.

Алдарак, ведомство 2018 елда КНРга, Япониягә һәм Көньяк Кореягә Приморье өлкәсеннән кызыл уылдык чыгару 43 процентка артканын хәбәр иткән иде.

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев