Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия Хезмәт министрлыгы: Хатын-кызлар декрет ялы чорында өстәмә белем алырга мөмкин

2020 елдан башлап биш ел дәвамында һәр елны 38,5 – 49 мең хатын-кызны бала ялы вакытында яңадан укыту планлаштырыла.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы биш ел дәвамында 250 мең хатын-кыз декрет чорында түләүсез яңа һөнәргә өйрәнә яки квалификациясен күтәрә ала, дип белдерә. Аның өчен Эш белән тәэмин итү үзәклренә мөрәҗәгать итү кирәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Күрсәтелгән чара биш ел дәвамында (2020 — 2024) тормышка ашырылачак. һәр елны 38,5 – 49 мең хатын-кызны өч яшькә кадәрге бала тәрбияләү чорында яңадан укыту яки квалификациясен күтәрү планлаштырыла”, - дип китерә агентлык Россия ведомствосы вәкиле сүзләрен.

Әлеге чараны “Демография” илкүләм проекты кысаларында оештыру планлаштырыла. Ведомствоның матбугат хезмәтендә соңгы елларда илдә балалы гаиләләргә яңа дәүләт ярдәме чаралары кертелүе хакында әйтелгән.

Социаль иминият фонды мәгълүматлары буенча, узган ел бала тәрбияләү буенча ялда 1,1 млн хатын-кыз булган.

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев