Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия Кораллы Көчләре турында ялган хәбәрләр өчен җәза бирү турында закон кабул ителде

Россия Дәүләт Думасы Россия Кораллы Көчләре гамәлләре турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җинаять җәзасы кертү турында законны ахыргы өченче укылышта кабул итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

 

Аерым алганда «Россия Кораллы Көчләре гамәлләре турында ялган мәгълүмат тараткан өчен» 700 меңнән 1,5 миллионга кадәр, яки хөкем ителгән кешенең 18 айлык хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф каралган.

Шулай ук бер елга кадәр төзәтү эшләре, 3 елга кадәр мәҗбүри эш, яисә шушы срокка иректән мәхрүм итү кебек җәза булырга мөмкин.

Әгәр «ялган хәбәрләр»не ясалма дәлилләр яки нәфрәт һәм дошманлык мотивлары буенча вазифаи затлар, оешкан төркемнәр тарата икән, закон тарафыннан 5-10 елга иректән мәхрүм итү, яисә 3-5 млн, яки хөкем ителгән кешенең 3-5 еллык хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә административ штраф, яисә 5 елга кадәр мәҗбүри эш каралган.

«Авыр нәтиҗәләргә китергән ялган хәбәрләр» өчен 10 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев