Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия мәктәпләрендә укучыларны наркотиклар куллануга мәҗбүри тикшерергә тәкъдим итәләр

Россиядә мәктәпләрдә укучыларны әти-әниләре белән килештереп тормастан, наркотик матдәләр куллануга мәҗбүри тикшерергә тәкъдим итәләр. Мондый тәкъдимне РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына штаттан тыш баш нарколог Евгений Брюн җиткергән, дип хәбәр итә "RT". Бүгенге көндә 16 яшьтән өлкәнрәк булган укучылар үз теләге һәм әти-әнисе ризалыгы белән шундый тестларны тапшыра. Әмма Евгений Брюн...

Россиядә мәктәпләрдә укучыларны әти-әниләре белән килештереп тормастан, наркотик матдәләр куллануга мәҗбүри тикшерергә тәкъдим итәләр.


Мондый тәкъдимне РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына штаттан тыш баш нарколог Евгений Брюн җиткергән, дип хәбәр итә "RT".

Бүгенге көндә 16 яшьтән өлкәнрәк булган укучылар үз теләге һәм әти-әнисе ризалыгы белән шундый тестларны тапшыра. Әмма Евгений Брюн фикеренчә, бу гына җитми, ул яшүсмерләрне ешрак тикшерү яклы.

"Ешрак тикшерү өчен законнарны үзгәртергә кирәк. Шик туган саен тикшерү мөмкинлеге булсын өчен без хәзер Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм аннан соң Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә җыенабыз. Укучының үз-үзе тотышы шик уята башласа, дәресләрне еш калдырса, элек наркотиклар кулланганы билгеле булса мәктәп җитәкчелеге аны үзе яки балигъ булмаган балалар эшләре комиссиясе аша тикшерүгә җибәрер өчен мөмкинлеге булырга тиеш", - дигән фикерне белдерә нарколог. Аның сүзләренчә, мәктәп укучыларын наркотиклар куллануга тикшерү ВИЧ эпидемиясенә каршы көрәш чарасы да булып тора.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге мәсьәлә якын вакытта тикшереләчәген әйтәләр.
http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев