Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия операторлары Италиягә, Иранга һәм Көньяк Кореяга турлар сатуны туктаткан

Ростуризм тәкъдиме буенча Россиядәге зур туроператорлар, Covid-19 коронавирусы кабыну сәбәпле, Италиягә, Иран һәм Көньяк Кореяга турлар сатуны туктаткан. Бу хакта туристик компанияләргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

 

Тау чаңгысы турларын яратучыларга Австрия, Франция һәм Андоррага, шулай ук Сочиның «Кызыл Алан» курортына сәфәрләр тәкъдим итәләр. Экскурсия яратучылар Чехия, Германия һәм Франциягә бара ала.

Пляж ялына теләк белдерүчеләргә «Кырым, Сочи, Франциянең Лазур яры, Корсика утравы, Төркия, Болгария, Греция, Черногория, Мальта, Кипр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм туристлар өстенлек биргән башка юнәлешләр тәкъдим ителә», — дип билгеләп үтә агентлык.

Италиядә хәзер якынча 20 мең россияле ял итә, шул исәптән 6 меңе оештырылган ял туристлары, Көньяк Кореяда — 1 меңнән алып 2 меңгә кадәр Россия сәяхәтчесе бар. Иран гыйнвар башында бу ил белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшкәннән соң һәм Тегераннан очкан Украина авиалайнерын бәреп төшерүдә хата китереп чыгарганнан соң популярлыгын югалткан.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев