Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия Төркия белән авиаэлемтәне туктатып тора

Россия бу илдә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арту сәбәпле, Төркиягә чартер рейсларын туктатачак.

Бу хакта РИА Новости үз чыганагы хәбәр итә.

Чара ай ярым дәвамында гамәлдә булачак. Әңгәмәдәш даими пассажирлар йөртү рейсларына яңа чикләү кагылачакмы икәнлеге турында әйтмәгән.

РБК чыганагы хәбәр иткәнчә, туристларны илдән эвакуацияләү әлегә планлаштырылмый, хәзер сүз россиялеләрне планлы рәвештә чыгару турында бара.

Берничә атна дәвамында Төркиядә Covid-19 инфекциясе очракларының саны арта бара. Әгәр март урталарында ил хакимияте алты меңнән сигез меңгә кадәр авыруны теркәгән булса, апрель башыннан бу сан 56 меңгә җиткән. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә, нәкъ менә Россиягә кертелгән SARS-CoV-2 штаммының иң күбе шушы илдән булган.

Элегрәк РИА Новости чыганагы хәзер илдә 25-30 меңгә якын россияле ял итүен хәбәр иткән иде.

Узган ел Төркиягә Россия 2,1 миллион кеше килгән, бу 2019 ел күрсәткечләреннән өч тапкыр кимрәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X